Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ һәм «Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды» ДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Беренче мәсьәлә дәүләт кадастр исәбенә кую максатыннан республика территориясендә автомобиль юлларын инвентаризацияләүгә кагылды. Әлеге чараларны Яңа Чишмә муниципаль районында пилот проекты сыйфатында уздыру турында карар кабул ителде.
Шулай ук республика муниципаль берәмлекләре тарафыннан хуҗасыз гидротехник корылмаларны озак вакыт рәсмиләштерү мәсьәләсе дә каралды. Актуаль проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрү планлаштырыла.