Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле очрашу белән яңа булдырылган “ТР Пространство планлаштыру институты” ДБУ (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы астындагы учреждение) вәкилләре килде.
Очрашу барышында катнашучылар Фондны тулыландыру сорауларын хәл итеп, шәһәр төзелеше документларын эшләү һәм яңарту сораулары буенча хезмәттәшлек турында сөйләште, шулай ук пространство белешмәләрен җыю һәм агломерация булдыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Аннан тыш, җитәкчеләр Пространство планлаштыру институты эшчәнлегендә Фондта сакланган белешмәләрне куллану мөмкинлекләрен дә карап чыктылар.