Магистраль газ торбаларының минималь аралары белән торак пункт чикләре кисешүләре Татарстанның 6 районында төзәтелә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан оештырылган магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына караган таләпләрне үтәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.

Әлеге киңәшмә территориаль планлаштыру схемаларына һәм территория планнары проектларына үзгәртүләр кертү юлы белән магистраль газ торба үткәргечләрнең минималь араларына торак пункт чикләре яту белән бәйле хаталарны хәл итү максаты белән ай саен үткәрелә. Хәзерге вакытта бу эшләр Татарстанның 6 районында – Буа, Лаеш, Чистай, Балтач, Норлат һәм Чирмешәндә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International