Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген, 12 декабрьдә, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм ЮББ ФДБМУ “Казан дәүләт аграр университеты” ректоры Айрат Вәлиев хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.

Әлеге документ югары квалификацияле белгечләр әзерләү, җитештерү стажировкаларын уздыру һәм хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшкә урнаштыру буенча хезмәттәшлек итү максаты белән төзелде. Теория белән практиканы берләштерү пространство белешмәләрен туплауда яңа чаралар иңдерүдә дә зур роль уйнар, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International