Бүген "ТР ПБФ" ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров Пермь шәһәрендә узучы "Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциядә катнаша. Оештыручылар - Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Пермь өлкәсе Хөкүмәте. Чара 2 көн дәвам итәчәк.
Пленар утырышта цифрлы пространство белешмәләрен куллану проблемалары һәм перспективалары телгә алыначак. Чара кысаларында 4 тематик сессия үткәрү планлаштырыла: "ЕГРН тулыландыру", Ясалма интеллект", "Кадастр бәяләве", "Пространство белешмәләре фабрикасы".
Әлеге конференция ЕГРНны кирәкле мәгълүмат белән тулыландыру һәм пространство белешмәләрен куллану буенча регионнар арасында тәҗрибә белән уртаклашу мәйданы булып торачак.