Пространство белешмәләре: куллану технологияләре һәм стратегияләре

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ тарафыннан оештырылган “Пространство белешмәләре: куллану технологияләре һәм стратегияләре “ темасына укыту семинары узды.

Чараның төп спикеры булып Казан (Идел буе) федераль университетының Физика институтында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, доцент Владимир Михайлович Безменов чыгыш ясады. Ул пространство белешмәләре турында заманча технологияләр җыелма өлкәсе буларак сөйләде.Он рассказал о пространственных данных, как о сфере концентрации современных технологий. Шулай ук әлеге тематика буенча гомуми төшенчәләрне аңлатып, белешмәләрнең килеп чыгышы, пространство белешмәләре белән пространство объектлары аермалары турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Семинарга, министрлык һәм Фонд хезмәткәрләреннән тыш, республиканың муниципаль районнары башлыклары һәм юнәлеш буенча җаваплылары чакырулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International