ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 498 чиге кертелде

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

Хәзерге вакытта эшләр 34 район буенча алып барыла. Узган ай дәвамында торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләрнең беренче этабы Арча һәм Лаеш районнарында тәмамланды. Ахыргы этапта – Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Ютазы һәм Мамадыш районнары (барлыгы 176 чик).

Шулай ук «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына 513 торак пункт чиге юнәлдерелде, шуларның 498 Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International