Фонд татар телендәге башка географик объектлар атамаларын эзләү буенча актив эш алып бара

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елда “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан татар телендә 1501 башка географик объектлар (елгалар, калкулыклар, сазлыклар, озын уйсулыклар) атамаларын эзләү эшләре башланылды.

Атамаларның төп чыганаклары булып Татар энциклопедиясе, Татарстанның топонимлар каталогы һәм Татарстанның муниципаль районнары чикләрен билгеләү турындагы законнар билгеләнде.

Әлеге чыганаклардан барлыгы 472 татар атамалары табылды. Тагын 1209 эзләнә, мәгълүмат чыганклары билгеләнә. Өстәп, архивта сакланган фәнни эшләр (сүзлекләр, энциклопедияләр, карталар һәм каталоглар) дә анализланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International