Районнарның шәһәр төзелеше документларын эшләү дәвам итә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә.  

Октябрьдә “ТР ПБФ” ДБУ проектлар әзерләү бүлеге тарафыннан Лаеш шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Лаеш районының Комлы Кавал авыл җирлеге генераль планнары эшләнелеп бетте, проектлар килештерү һәм раслау өчен ФГИС ТП сайтына урнаштырылды. Шулай ук Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы өчен билгеле җир кишәрлекләре өчен санитар-саклау зоналары чикләре күрсәтелгән картографик материаллар әзерләнде.  

Белгечләр Мөслим һәм Красномостовской авыл җирлеге җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен ясау буенча эшләрне дә төгәлләде – материаллар районнарга килештерү өчен җибәрелде. Шулай ук кайбер районнарга җәмәгатьчелек тыңлауларын уздыру өчен ПЗЗ проектлары җибәрелде, бу – Поспелово (Алабуга районы), Кызыл Яр (Баулы районы), Акъегет,Олы Ачасыр, Күгеш, Норлат, Раифа һәм Өтәшкә (Яшел Үзән районы) авыл җирлекләре. Менделеевск районының Тихоновское һәм Татар Чаллысы авыл җирлекләренең ПЗЗлары расланды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр төзелеше документларын әзерләү буенча сорауларга безнең кураторлар җавап бирә ала, аларның контактларын әлеге сылтама аша карый аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/kuratori-razrabotki-gradostroitelnoy-dokumentatsii.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International