Чик урман массивлары, су чыганаклары, авыл хуҗалыгы җирлекләре буенча уза. Гомуми озынлыгы - 498 километр.
Чикнең урнашу урыны архив белешмәләре, ЕГРН, картография материаллары һәм ортофотопланнар нигезендә билгеләнде. Шулай ук игътибарга ике регионның җирле халкы мәнфәгатьләре дә алынды. Чагыштыру һәм карталар өйрәнү барышында 66 бәхәсле участок табылды. Алар эш төркемнәре утырышларында һәм Уфада узган сөйләшүләрдә хәл ителде.
Ике төбәк арасындагы чик үз юнәлешен үзгәртмәде, өстәмә территорияләр Татарстанга да, Башкортостанга да өстәлмәде.