Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү кысаларында Әгерҗе шәһәре янындагы проект чиген натурага чыгару буенча эшләр оештырылды.
Әлеге эшләрдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының” геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре һәм күчемсез милекне бәяләү бүлеге җитәкчесе Екатерина Бордуляк, шулай ук Әгерҗе шәһәре администрациясе һәм Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.
Кыр эшләре нәтиҗәсендә ызанлау билгеләре көйләнде һәм урнаштырылды.