“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов эшлекле визит белән Мәскәүдә урнашкан “Россия Федерациясенең пространство планлаштыруы фәнни-тикшеренү һәм проектлы институты” Федераль автономия учреждениесендә булып кайтты.
Биредә шәһәр төзелеше документлары, территорияне үстерү стратегияләре, нормативлар булдыру, территориянең комплекслы үсеше чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү буенча бурычлар чишелә.
Очрашу исә шәһәр төзелеше документларын ясау һәм территориаль тикшерүләр үткәрү буенча эшләрне оештыру өлешендә тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан оештырылды.