Рөстәм Миңнеханов Пространство белешмәләре фондының дәүләт программаларын гамәлгә ашырудагы эшенең мөһимлеген билгеләп үтте

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында республика Дәүләт Советына еллык юлламасын укыды.

Әлеге чара Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Утырышка ТР Дәүләт Советы депутатларыннан тыш, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар башлыклары, Федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре чакырулы иде.

Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, "барлык программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруның төп принцибы аларны синхронлаштыру булырга тиеш. Әлеге эшкә торак кына түгел, социаль, транспорт, инженерлык, бизнес-инфраструктура объектларын, тулаем территорияне төзекләндерүне тәэмин итеп, комплекслы якын килергә кирәк. Бу шул исәптән яңа төзелгән Пространство планлашгтыру институты һәм Пространство белешмәләре фондының җаваплылык зонасы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International