Республиканың төзелеш документлары тулылыгын күрсәтүче интерактив карта яңартылды
“ТР Пространство белешмәләре фонды” атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә. Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә. Эш күләмен һәм аның барышын күзәтү өчен барлык белешмәләр дә бер картага туплана, аны әлеге сылтама аша карарга мөмкин.
Әлеге карта кызыксынучыларга тулаем район буенча да, аерым авыл хуҗалыклары буенча да шәһәр төзелеше документларын карарга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, хәзер Татарстанда 911 авыл һәм шәһәр җирлеге исәпләнә, 679 генераль план расланган, тагын 133 эшләнә. Процент күрсәткечләрендә расланган генераль планнар саны буенча лидерлар булып Казан, Питрәч, Арча районнары – 100%, Зәй районы – 95,7%, Саба районы – 95% тора. Аутсайдерлар – Чирмешән районы – 0%; Тәтеш районы – 4,8%; Кама Тамагы һәм Кукмара районнары – 10%; Мөслим районы – 10,5%.
Җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләренә килгәндә, хәзерге вакытта 735 ПЗЗ расланган, тагын 127 эшкә алынган.