Самара Һәм Ульяновск өлкәсе белән Татарстан чиге төгәллештерелде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Депутатлар тарафыннан РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүләр расланды. Алар буенча мәгълүматны Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде.

Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта күрше төбәкләр белән республиканың чик урнашу урынын билгеләү эшләре тәмамланып килә. Киров өлкәсе белән 1 участок буенча сорауны хәл итәсе калды.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Карарларын бертавыштан кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International