ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 322 чиге кертелде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

Әлеге эшләр барышы турында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан буенча “Росреестрның Кадастр палатасы” ФДБУ һәм Росреестрның территориаль Идарәсе вәкилләре катнашындагы атналык киңәшмәдә сөйләделәр.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пунктларның 322 чиге кертелгән. Аңа өстәп, Мөслим районының 39 торак пункт чиге «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына реестрга кертү өчен юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International