Татарстанда "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" проекты янәдән эшли башлады. Ул өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылган кешеләргә, аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эшләрне координацияләчәк, дип белдерелә хәрәкәтнең матбугат хезмәтендә.
Элемтә өчен кайнар линия ачык: 8 (800) 350-02-16. Эш вакыты — һәркөнне 9дан 18гә кадәр.
Хәрәкәт эшчәнлеге, җыелган һәм тотылган акчалар, ярдәм чаралары турында даими хисаплар хәрәкәтнең рәсми сайтында урнаштырылачак ярдям.рф