Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Биредә Татарстанның Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов һәм аның беренче урынбасары Руслан Комаров та катнашты.
Очрашу барышында шәһәр төзелеше эшчәнлеген оештыру, цифрлаштыру, территориаль планлаштыру, пространство белешмәләре фонды эшчәнлеге һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча җанлы фикер алышу һәм тәҗрибә белән уртаклашу булды.