Өлкәннәр атналыгы

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Ел саен октябрьнең беренче атнасы өлкәннәргә багышлана. Бу олы буын кешеләренә рәхмәт белдерү көннәре дә, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе әһәмияте турында искә төшереп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә.

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды”нда шулай ук өлкән коллегаларыбызны читтә калдырмадык. Котлау сүзләре белән бүләкләр тапшырып, аларга булган бөтен ихтирамыбызны белдердек.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Якыннарыгыз һәрвакыт янәшәдә булып, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International