Татарстанның Дәүләт Советы Татарстан белән Марий Эл республикалары арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүне раслады

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының утыз дүртенче утырышы узды. Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 28 мәсьәлә кертелгән иде, алар арасында РФ субъектлары – Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүне раслау каралган иде.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү буенча эш алып бару йөкләнелгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, «Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды» ДБУ билгеләнде.

Марий Эл Республикасы белән чикне билгеләү эшләре 2019 ел ахырыннан бирле алып барылды. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Биектау, Әтнә, Арча һәм Балтач районнары урнашкан (Марий Эл ягыннан – Волжск шәһәре, Волжский, Моркинский һәм Мари-Турекский районнары). Чикнең озынлыгы - 334 километр.

2020 ел уртасына кадәр “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ кирәкле картографик материаллар җыю һәм чик узуның беренчел проектын булдыру буенча чаралар башкарды. ВКС режимында очрашулар, Йошкар-Олада киңәшмәләр, Татарстан, Марий Эл, Киров өлкәсе һәм Волжск шәһәре янындагы чикнең төенле нокталарын билгеләү өчен урынга чыгулар дә үткәрелде.

Тәкъдим ителгән Килешүне депутатлар бертавыштан кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International