Казанда Kazan Digital Week Халыкара форумы ачылды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week Халыкара форумы старт алды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

«Быелгы форум кысаларында 120ләп чара узачак, 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнашачак. Форумның күргәзмә экспозициясендә IT-өлкәдә 200дән артык проект тәкъдим ителә. Бу көннәрдә шулай ук Digital Skills чемпионаты узачак, ул 29 цифрлы компетенция буенча уздырыла, аларның күбесе — инновацион», — дип сөйләде Татарстан Президенты.

Күргәзмә экспозициясендә шулай ук «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» ДБУ стенды тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International