Бердәм цифрлы ресурс күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы территориясендә «Милли пространство белешмәләре системасы» Бердәм цифрлы платформа» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Чарада Татарстан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Дәүләт комитеты, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар федераль дәүләт мәгълүмат системасына региональ башкарма хакимият органнарының, җирле үзидарә органнарының мәгълүмат системаларын һәм башка мәгълүмат системаларын интеграцияләү мөмкинлеген карадылар.

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, якын арада картография материаллары актуальлеге һәм тулылыгы тикшереләчәк. Республика территориясендә яңа системаны тәҗрибә белән эксплуатацияләү 2023 ел азагына кадәр тәэмин ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International