Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте (Росреестр) Милли пространство белешмәләре системасын булдыру буенча киңәшмә оештырды. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, аның урынбасары Максим Рогожкин, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, "ТР Просстранство белешмәләре фонды" ДБУ директоры урынбасары Руслан Комаров, шулай ук Татарстанның башка дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дә катнашты.
Катнашучылар "Милли пространство белешмәләре системасы" Бердәм цифрлы платформа" Федераль дәүләт мәгълүмати системасын "Глонасс 112" белән кушу сорауларын җентекләп өйрәнделәр. Шулай ук министр әлеге системаны булдыру һәм тулыландыру буенча агымдагы сорауларны Татарстанның барлык дәүләт хакимияте органнары тарафыннан 1 октябрьгә кадәр чишү кирәклеген ассызыклады.