КФУда геодезия һәм геомәгълүмати системалар буенча XI Халыкара фәнни-гамәли конференция дәвам итте

2022 елның 2 сентябре, җомга

XI Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системалары актуаль сораулары” фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне “Казан (Идел буе) федераль университеты территориясендә узды.

Астрономия һәм космик геодезия кафедрасында катнашучыларга уку йорты буенча экскурсия үткәрделәр. Аннан соң геодезия җиһазлары белән тәэмин итүчеләр тахиометр һәм ГНСС-алгычлары эшен күрсәтеп узды.

Конференциянең пленар утырышы шәһәр читендә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономик обсерваториядә дәвам итте. Биредә докладлар белән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре: директорның беренче урынбасары Руслан Комаров (“Геодинамик полигонда геодезия үлчәмнәре белешмәләре буенча “Татнефть” ГАҖ чыганаклары территориясендә квазигеоид моделен булдыру” темасы белән), пространство белешмәләре фондын һәм каталогын алып бару бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов (“Гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә пространство белешмәләрен куллану” темасы белән) чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәлнең һәм конференциянең барлык видеоязмаларын әлеге сылтамадан карап була: https://tatoilexpo.ru/bro

XI Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системалары актуаль сораулары” фәнни-гамәли конференциясенең  электрон докладлары җыелмасы бу сылтамада тупланган: https://tatoilexpo.ru/sbornik

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International