Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислеге астында 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов катнашты.
Утырышта коллегия әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе, Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар һәм учреждениеләр вәкилләре, шулай ук ВКС аша муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре катнашты.
Коллегиядә Татарстан Республикасы бюджетына кергән табышның Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәт һәм җир кишәрлекләреннән файдалану һәм сатудан керү, республиканың муниципаль бюджетлары алдында аренда түләүләре буенча бурычларны киметү, шулай ук территориаль планлаштыру темасы буенча фикер алыштылар.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.12.20021 елгы 2148 номерлы карары белән Россия Федерациясенең «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасы расланды. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тулыландыру Пространство белешмәләренең милли системасын булдыруда төп юнәлеш булып тора.
ЕГРНда 3119 торак пункттан 1225-е чиге турында белешмәләр бар (39,3%). Тагын 214 җирлекнең генпланы хәзерге вакытта эшләнелә, алар 764 торак пункт чиген кадастр исәбенә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Россия Федерациясе Җир һәм шәһәр төзелеше кодексы нормаларыннан чыгып, калган 1130 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә кую өчен тагын 353 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә, яисә муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән чикләрне билгеләргә кирәк.
Шулай ук гражданнар тарафыннан элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү, ятим балаларга һәм күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү, күмелгән урыннар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, хуҗалык җәмгыятьләре белән идарә итү органнарында дәүләт вәкиллеге һәм башка актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә законнардагы мөһим үзгәрешләр яңгырады. Утырыш нәтиҗәләре буенча коллегия карары проекты каралды.