Мәскәүдә Пространство белешмәләре милли системасын булдыру буенча киңәшмә үтте

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский катнашында Идел буе федераль округы төбәкләрендә Пространство белешмәләре милли системасын булдыру һәм «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада округ төбәкләре җитәкчеләре, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте һәм “Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Федераль кадастр палатасы” ФДБУ вәкилләре катнашты. Татарстаннан әлеге киңәшмәгә республиканың премьер-министры Алексей Песошин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин,  Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Алексей Фролов, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин кушылдылар.

Пространство белешмәләре милли системасын булдыру җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүматны бер цифрлы платформада туплауны күздә тота һәм илнең бөтен территорияләрендә җир куллану нәтиҗәлелеген үстерүгә, күчемсез миллеккә карата хокукларны гарантияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Платформа төрле территорияләрнең үсеш перспективаларын күрергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән,  аның ярдәмендә гариза бирүчеләр участокта эшләр башлау, кыска арада килештерү процедурасын үтү кебек хезмәтләр артыннан турыдан-туры мөрәҗәгать итә алачак; шулай ук  күчемсез милекнең теркәлмәгән объектларын табып, ясалма интеллект ярдәмендә җирләрнең статусын үзгәртеп булачак. Әлеге пилот проектында катнашучы өчен 20 регион сайланып алынды, шуларның 8-е Идел буе федераль округында урнашкан: Татарстан, Башкортостан, Чуваш республикалары, Пермь крае, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Сарытау өлкәләре.

Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский: “РФ Хөкүмәте максатлары буенча, Росреестр сервислар провайдеры һәм тулы, төгәл, дөрес, актуаль пространство белешмәләре чыганагы, җир һәм күчемсез милек өлкәсендә компетенцияләр үзәге булып торырга тиеш. Пилот проектына ПФОның 8 төбәген кертү – сыйфатлы хезмәт күрсәткече: округ цифрлы үсеш, проектны гамәлгә ашыру тизлеге буенча лидер булып тора. Әмма әлеге темпны 2024 елның ахырына кадәр дәүләт программасы күрсәткәчләренә ирешү өчен үстерү зарур,” – дип аңлатты.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру буенча, Игорь Комаров “ЕГРН һәм пространство белешмәләрен туплаган башка региональ, муниципаль реестрларның сыйфаты һәм тулылыгы  регионның инвестиция, икътисад һәм социаль өлкәләренә йогынты ясый, милек налоглары буенча РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларын формалаштыра, шулай ук инвестицион һәм инфраструктура проектларны гамәлгә ашырганда милекчеләрнең хокукларын яклауны тәэмин итә,” дип ассызыклады.

Нәтиҗә ясап, полпред Идел буе федераль округы регионнары җитәкчеләренә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән электрон хезмәттәшлекне үстерү буенча эшне көчәйтү, аерым игътибарны бизнес һәм һөнәри берләшмәләрге юнәлдерергә тәкъдим итте, чөнки электрон формат регион үсешендә мөһим урын алып тора, шул исәптән, икътисадның эре тармакларын стимуллаштыра. Тулы вәкаләтле вәкил, кыска срокларны, техник һәм финанс мөмкинлекләрне исәпкә алып, һәр регион өчен проектны гамәлгә ашыру буенча аерым план төзергә, җитәкчеләргә бу эшне контрольдә тотырга кирәклегенә аерым басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International