Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Татарстан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова катнашындагы брифинг үтте.
Спикерлар Татарстан Республикасының чиктәш субъектлар белән чикләрен билгеләү вәзгыятен, республика территориясендә комплекслы кадастр эшләрен үткәрү тәртибен аңлаттылар, шулай ук теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.
Министр проблемалы мәсьәләләргә дә кагылып үтте, шул исәптән, чикләрне кадастр исәбенә кертү процессына да:
- Чикләрне билгеләү һәм аларны кадастр исәбенә кую – озын процесс. Шулай, килешү имзаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланганнан соң да, чикнең координат тасвирламасын күрше төбәкләрнең вәкаләтле органы белән килештерергә кирәк. Алга таба, югарыда әйтеп кителгән документлар нигезендә, җир төзелеше эше формалашырыла, ул, үз чиратында, Росреестрның Үзәк аппаратына экспертизага юнәлдерелә. Аннан уңай нәтиҗә алгач, җир төзелеше эше дәүләт фондына кертелеп, чик тасвирламасы xml-файл рәвешендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен Кадастр палатасына җибәрелә, - дип аңлатты чикне билгеләү процедурасын Фәнил Әнвәр улы.
Бу эшне министрлык «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм Росреестрның территориаль идарәсе белән берлектә башкара. Шулай ук ел ахырына кадәр кадастр исәбенә республика чикләренең зур өлешен кую планлаштырыла, дип билгеләп үтте министр.