Түбән Кама районы урман утыртмаларын цифрлаштыруы тәмамланды

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды белгечләре Федераль пространство белешмәләре фондыннан алынган ортофотопланнар нигезендә Түбән Кама районының урман утыртмалары мәйданын цифрлаштыру эшен тәмамлады.

Цифлаштыру нәтиҗәләре таблицада күрсәтелгән: 

Искәртеп үтик, әлеге эш хуҗасыз урманнарны һәм ташландык авыл хуҗалыгы (сөрүлек) җирләрен ачыклау өчен пилот проекты рәвешендә башланган иде. Җыелган мәгълүмат Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International