Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына Урал-Себер гео-мәгълүмат компаниясе (УСГИК) директоры Александр Алябьев һәм аның урынбасары Валерий Власов килделәр.
УСГИК югары төгәллекле фотограмметрия белән махсус шөгыльләнә, аның ярдәмендә кадастр эшләре һәм проектлау өчен кирәкле төрле пространство белешмәләре туплана.
Кунаклар «ТР ПБФ» ДБУ җитәкчелегенә территориянең югары мәгълүмати 3D-образын булдыру һәм аны дәүләт хакимияте органнары тарафыннан максатчан файдалану өчен аппарат-программа технологик комплексын тәкъдим иттеләр.