“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә студентларга ярдәм күрсәтү программасы уңышлы гына эшләп килә. Ел саен Фонд Татарстан вузлары укучыларын практикага кабул итеп, аларны теориядәге белемнәрен эштә камилләштерергә тырыша. Студентларны өйрәтүдә учреждениенең иң алдынгы белгечләре катнаша. Шуны да әйтергә кирәк, күп очракта, практика тәмамланганнан соң, яшьләр Фондта белгеч булып эшләп калалар.
Бүген исә без яшь белгечләрне уңышлы практика һәм эшкә җитди караганнары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.
Шулай ук барлык студентларны укуларны тәмамлап. Бакалавриат дипломнарын алулары белән котлыйбыз!