Татарстан Республикасында торак пунктларның исемнәре тәртипкә китерелде

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктлар исемнәрендәге аерманы бетерү буенча эш төгәлләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Юстиция министрлыгы алып бара торган Татарстанның административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында 3 119 торак пункт буенча белешмәләр бар. Алар арасында республика әһәмиятендәге 14 шәһәр, район әһәмиятендәге 10 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 3 078 авыл торак пункты бар.

"2018 елда Министрлык географик атамаларның дәүләт каталогын алып баручы Росреестр белән берлектә атамаларны чагыштыру эшен үткәрде. Чагыштыру барышында 21 муниципаль районда 38 торак пункт исемнәрендә аерма булуы ачыкланды. Шулардан дүрт торак пункт дәүләт каталогында бөтенләй юк иде. Калганнары буенча, нигездә, аермалар зур түгел – кайдадыр дефис юк, кайдадыр зур хәрефтән язылган, кайдадыр хәреф язуы төрле», - дип аңлатты ул.

Административ-территориаль идарәнең архив документларын өйрәнүдә һәм торак пунктларның исемнәрен тәртипкә китерүдә Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды белгечләре дә үз өлешләрен кертте. Башкарылган эш Татарстанның географик атамалары каталогы нигезе булып тора, ул Фонд тарафыннан эшләнелеп, бүгенге көндә дә камилләштерелеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International