Фонд хезмәткәрләре Казансу елгасы буенча экологик сплавта катнашты

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Узган ялларда 25-26 июнь көннәрендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ экологлары Казансу елгасы буенча экологик сплавта катнашты. Әлеге чара Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән Казан епархиясенең яшьләр бүлеге һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырылды.

Ике көн дәвамында ике дистә кеше елга акваториясен һәм ярларын көнкүреш-төзелеш чүптән чистартты. Биектау районының Дачное торак пунктыннан алып Урманчы авылына кадәр 10 километр озынлыктагы кишәрлектә 200ләп капчык чүп җыелды.

Әлеге сплав – Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Рус географик җәмгыяте тарафыннан ашырылучы Казан елгасы территориясен камилләштерү проектының бер өлеше. Маршрут дәвамында кыр журналы да алып барылды, анда елганың су саклау зонасы режимын бозулары теркәлде.

Казансу елгасы буйлап йөзү Биектау районы башлыгы, Дачное, Красноселский авыл җирлекләре башлыклары, “ПЖКХ” ИК” ҖЧҖ регион операторы ярдәмендә узды. Йөзү чаралары, поход корылмалары һәм инструкторлык хезмәтләре “Корвет” туристик клубы тарафыннан бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International