Районнарга янәдән шәһәр төзелеше документларын әзерләү тәртибен аңлаттылар

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” белән муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Очрашуда муниципалитетлар һәм “ТР ПБФ” ДБУ арасында пространство белешмәләрен тапшыруны камилләштерү өчен муниципаль районнар белән килешүләр төзү кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук катнашучыларга территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләү өчен беренчел белешмәләрне җыю эшләре барышы турында таблица тәкъдим ителде. Агымдагы айда анкеталарны тутыру буенча эш күләмен Аксубай һәм Биектау (Айбаш, Ташлы-Ковал авыл җирлекләре) муниципаль районнары тулысынча башкарып чыкты. Районнар арасында артта калучылар саны да байтак. Дөрес тутырылган анкеталарның күләме 70% ким булган районнар аерым ассызыкланды, бу – Әгерҗе, Әлки, Апас, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск һәм Минзәлә районнары.

Торак пункт чикләрен ЕГРНга кертү темасын да читтә калдырмадылар. Хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 18 генераль планы һәм 43 ПЗЗ расланган, әмма кадастр хисабына әле дә куелмаган. Шулай ук катнашучылар ПЗЗ килештерү соравы буенча муниципаль районнарына төп кисәтүләр әйтелде һәм районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләре каралды.

Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/prezentatsionnie-materiali.htm презентациядә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International