Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.
Биредә Татарстан Республикасыннан Президент ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм аның урынбасарлары, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов белән берлектә юнәлешләр буенча җаваплылар һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артём Костин катнаштылар.
Катнашучылар Марий Эл һәм Башкортостан республикалары, Оренбург, Киров, Самара өлкәләре белән Татарстан Республикасы арасындагы чикне билгеләү эшләрен карап чыкты. Хәзерге вакытта Татарстанның Оренбург өлкәсе, Башкортостан һәм Чувашия Республикалары белән чик билгеләү турында 3 килешү имзаланган. Калган төбәкләр белән эшләр тәмамланып килә. Шулай ук кадастр эшләрен тәмамларга кирәкле чик фрагментлары буенча да аерым тема кузгатылды.