Дәүләт Думасы икенче, төп укылышта дача амнистиясе турындагы законның гамәлгә ашырылуын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июненә кадәр күчерү проектын кабул итте. Бу гражданнарның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.
Закон проекты гражданнарның мөлкәт хокукларын саклауны тәэмин итү өчен кайбер үзгәрешләр кертүне күздә тота. Мәсәлән, күчемсез милекне читләштерү буенча алыш-биреш ясаганда нотариуста хокук иясе булу зарурлыгын кертергә тәкъдим ителә. Бу ЕГРНга (Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына) шәхси катнашыннан башка хокукны дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турында язма кертүчеләргә кагыла.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин узган елның декабрендә дача амнистиясен 2031 елның 1 мартына кадәр озайта торган законга кул куйды. Бу датага кадәр, торак яки бакча йорты Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән очракта, аларны бары тик техник план һәм участокка хокуклары булу турындагы документ белән генә кадастр исәбенә кую мөмкинлеген бирүче режим озайтыла.