Экологлар көне белән!

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Фотода: шәһәр төзелеше өлкәсендә экология нормалары үтәлүе өчен җаваплы ТР ПБФ хезмәткәрләре.

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эшчәнлегенең бер юнәлеше булып территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләү тора. Аларны тормышка ашырганда тотрыклы үсеш принциплары үтәлергә тиеш, төгәлрәге – кеше тормышының иминлеге, уңай шартлары, әйләнә-тирә мохитне саклау тәэмин ителергә тиеш.

Ул йөздән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең генераль планнары проектларын эшләүдә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге белгечләр катнаша. Алар табигать кисәкләрен, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы чыганакларның дөрес урнашуы күзлегеннән территорияне заманча куллануны, нормалаштырылучы территорияләрне һәм табигый объктларны анализлый,планлаштырылучы объектларны урнаштыру вариантларын дәлилли һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар исемлеген формалаштыралар. Әлеге исемлек хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне тормышка ашырганда табигатьне саклауга, санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәүгә һәм булган бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән.

Эколог хезмәттәшләребезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Эшчәнлегегез һәрвакыт югары бәяләнсен, дөнья тагын да чиста, тагын да юмартрак булсын. Үзгәрешләр җиле һәрвакыт яхшыга таба гына иссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International