Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение) тарафыннан махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен ачыклау буенча эш алып барыла.
Агымдагы сорауларны хәл итү һәм киләчәккә эш планын төзү максатыннан Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән уртак киңәшмә үткәрелде. Барлыгы Татарстанда 29 махсус сакланылучы табигый территория бар, шуларның 20 – Фондта эшкә алынган. Хәзерге вакытта Комитет 18 төгәлләштерелгән чикне раслаган, алар буенча материаллан Министрлар Кабинетына юнәлдереләчәк.
Аннан тыш, киңәшмәдә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына ау хуҗалыгы чикләрен кую темасы да күтәрелде. План буенча ООПТ чикләрен билгеләү эшләре агымдагы елда, ау хуҗалыклары буенча – 2023 елда тәмамланачак.