Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасындагы чик: билгеләү тарихы

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләрне билгеләү буенча эш «Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез мөлкәт объектларын кадастр исәбенә кую» максатчан моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан бирле алып барыла. Шул ук елны Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикне билгеләү буенча актив эш башланды.

Татарстан белән чиктәш төбәкләр арасында чикне билгеләү максатыннан республикада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелегендәге эш төркеме эшли. Төркем составына Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды, республиканың Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Президент Аппараты, юстиция, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, транспорт, экология, төзелеш министрлыклары, Росреестр идарәсе һәм Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре керә.

Башта Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды Башкортостан Республикасы вәкилләре белән берлектә ике республиканың да картографик һәм кадастр материаллары өйрәнде. Әлеге эзләнүләр барышында 66 участок буенча җитди аермалар (чик сызыгы туры килмәү) табылды. Сорауларның бер өлеше видеоконференцэлемтә режимында эш төркемнәренең уртак утырышларында хәл ителде, икенче өлеше Уфа шәһәрендә узган турыдан-туры сөйләшүләрдә чишелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чик билгеләгәндә барлык карарлар да ике республиканың халкы һәм җирле үзидарә органнарының фикерен һәм тарихи чик узу юлын исәпкә алып кабул ителде.  Торак пунктлар һәм сәнәгать объектлары башка республика составына күчмәде.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча чикнең узу проекты килештерелде, ул 2022 елның 31 имзаланган Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикне билгеләү турындагы килешү нигезенә керде. Әлеге эшне тәмамлауның соңгы этабы булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан документны раслау торачак.

Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү эше җир кишәрлекләрен бирү, күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Бу җир ресурслары һәм күчемсез милек объектлары белән нәтиҗәле идарә итүгә, җир түләүләре өлешендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәрен планлаштыруга, шулай ук төбәкләрнең инвестицион процессларын һәм икътисадларын стимуллаштыруга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды

Матбугат сәркатибе - Лилия Садретдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International