Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе арасында чик узу буенча бердәм позиция уйланыла

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан ягыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды, Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре, Ульяновск өлкәсеннән – Мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм архитектура министрлыгы җитәкчелеге катнаштылар.

Киңәшмәнең максаты – ике төбәк Росреестрларының территориаль идарәләре арасында чик узу буенча бердәм позицияне булдыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International