Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүдән ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләренең балалары да читтә калмады, актив рәвештә «Җиңү рәсеме ясыйбыз» бәйгесендә катнашты алар.
Конкурс 19 апрельдә старт алган иде, анда «ТР ПБФ» ДБУ хезмәткәрләренең дистәдән артык баласы катнашты. Барысы да җиңү темасына рәсем ясадылар: солдатлар, георгий тасмалары, күгәрченнәр, танклар, мәңгелек утлар һәм, әлбәттә инде, зәңгәр тыныч күк йөзе.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Шаммасова Карина, 8 яшь (5 рәсем)
2 урын - Давыдов Захар, 11 яшь (1 рәсем)
3 урын - Якимов Роман, 7 яшь (2 рәсем)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!