Финанс вәкиленә мөрәҗәгать тәртибе

2022 елның 6 мае, җомга

Судлар «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкил турында» Федераль закон нигезендә судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләргә карата финанс хезмәтләрен кулланучылардан дәгъвалар кабул итми. Аның нигезендә, күпчелек очракта, судка финанс оешмасына дәгъва бирер алдыннан, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Финанс оешмалары һәм аларның клиентлары – физик затлар арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу процедурасын кемнәр һәм нинди шартларда узарга тиешлеген тикшерәбез.

Финанс вәкиленә мөрәҗәгатьне, җир шарының теләсә кайсы почмагында, финанс вәкиле сайтында, Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки почта аша бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать 15 эш көне каралачак. Бәхәс буенча бәйсез экспертиза үткәрергә кирәк булса, аны карау экспертиза вакытында туктатыла, әмма 10 эш көненнән дә артык түгел.

Мөрәҗәгатьне бирү махсус белем таләп итми, ә финанс вәкиле хезмәте хезмәткәрләре кулланучыга мөрәҗәгатьне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк. Кирәк булганда, хезмәт кулланучы өчен мөстәкыйль һәм бушлай бәйсез экспертиза үткәрү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International