Министрлыкта пространство белешмәләре инфраструктурасын яңарту буенча эшләр каралды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстанның пространство белешмәләре инфраструктурасын яңарту сораулары буенча киңәшмә узды.

Очрашуда министр урынбасары Рөстәм Шәмеев, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов, ПБФ бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов, шулай ук “ТР ЦЦТ” төзелеш һәм пространство белешмәләре өлкәсендә цифрлы үзгәртүләр бүлеге җитәкчесе Георгий Цой катнаштылар.

Киңәшмәдә пространство белешмәләре инфраструктурасының агымдагы хәлен өйрәнеп, әлеге белешмәләрне тәртипкә китерүче норматив хокукый документларны яңарту кирәклеген билгеләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International