Гает бәйрәме мөбәрәк булсын! Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормышлар, якыннарыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, хәерле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Йөзләребездә иман нуры, телләребездә матур сүзләр, калебләребездән җылылык бөркелеп торсын! Якыннарыбызның игелеген тоеп, уңышлары өчен куанып яшәргә язсын! Чын күңелдән әйтелгән теләкләребез, фәрештәләрнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килеп кабуллардан булсын.