ТР ПБФ хезмәткәрләре субботникка чыкты

2022 елның 29 апреле, җомга

“ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ хезмәткәрләре якындагы территорияне җыештыру буенча субботникта катнашты.

ТР ПБФ коллективы өчен язгы субботник яхшы бер гадәткә керде инде. Берничә сәгать эчендә кыш буена җыелган чүп-чар җыелып, корыган яфраклар һәм ботаклардан җир чистартылып, территория ялт итте! Чиста өстәлләр артында рәхәт-рәхәт эшләр өчен кабинетларда да тәртип булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International