Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан буенча Росреестр идарәсе, Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре катнашындагы Росреестрның 2022-2024 елларда “Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру” проекты чараларын үтәү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Очрашу барышында әлеге проект буенча эшләрне үтәү план-графигы килешенде, шулай ук исәпкә кергән күчемсез милек объектлары хуҗалары турындагы белешмәләрне табу һәм ЕГРНга кертү өлешендә “Аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы” 518нче номерлы (2020 елның 30 декабрендә гамәлгә кертелде) Федераль законны үтәү буенча чаралар күрү кирәклеге, ЕГРНга чикләрне кертү өчен территориаль планлаштыру документларын әзерләүне тизләтү сораулары күтәрелде.
Белешмә өчен, бүгенге көндә ЕГРНда 325 муниципаль берәмлек составындагы 3119 торак пунктан 1166 чик турында белешмә кертелгән. Төрле башкаручыларда 253 җирлекнең генераль планы эшләнелә, бу исә 885 торак пункт чиген кадастр хисабына кертүне тәэмин итәчәк.
Хәзерге вакытта 28 муниципаль район торак пунктлары чикләрен территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән билгеләүне планлаштырды.
Территориаль зоналар чиге турындагы белешмәләргә килгәндә, хәзерге вакытта 285 ПЗЗ проектлары эшләнелә, тагын 566 ПЗЗ проекты – чиратта.