Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды”, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Росреестр идарәсе, Татарстанда һәм Ульяновск өлкәсендә Росимущество төбәк идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Марий Эл Республикасы һәм Самара өлкәсенең чик проектында урман кишәрлекләре белән кисешүләр буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан барлык кадастр эшләрен тәмамлау кирәклеге билгеләнде.