Бүген ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев җитәкчелеге астында территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча киңәшмә үтте. Шулай ук очрашуда ТР Пространство белешмәләре фонды һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмәдә СТП аша республиканың торак пункт чикләрен билгеләү буенча ТР ПБФ һәм Төзелеш министрлыгы белгечләреннән торган бердәм эш төркеме булдырылды. Әлеге төркем тиз арада килешенгән проект һәм документлар форматын эшләп чыгарырга тиеш.