Кичә “ТР Пространство белешмәләре фондында” шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә узды. Биредә шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм “ТР БТИ” АҖ генераль директоры Лена Хәмзина катнаштылар.
Киңәшмә барышында республиканың бөтен территориясендә Җир һәм күчемсез милекнең бердәм мәгълүмати реестрын булдыру, муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү, шулай ук ЕГРНга торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кертү сораулары каралды.
Очрашуда территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләү өчен беренчел белешмәләрне җыю лидерлары да игълан ителде. Бу – Әлмәт, Балтач, Буа, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары. Алар әлеге эшне тулысынча башкарып чыктылар. Әмма, дөрес тутырылган анкеталарның күләме 70% ким булган районнар да бар, бу – Әгерҗе, Аксубай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, норлат һәм Сарман районнары.
Югарыда әйтелгән көн кадагындагы мәсьәләләр тиз арада хәл итүне таләп итә!
Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге презентациядә карый аласыз.