РФ төбәкләре арасындагы чикләр турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертү сораулары буенча чираттагы ВКС узды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында РФ төбәкләре арасындагы чикләр турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертү сораулары буенча киңәшмә үтте. Биредә “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.

Аңа кадәр Росреестрның төбәк идарәләренә җир участоклары чикләрендә реестр хаталарын табу эшләрен ашыктыру, шулай ук формалаштырылган җир төзелеше эшләрен дәүләт тикшерүенә җибәрүне тәэмин итү кушылган иде. Бу юлы төбәк идарәләре башкарылган эшләр турында хисап тотып, субъектлар чикләрен билгеләү процессын дәвам итү өчен кирәкле чаралар турында сөйләделәр. Киңәшмәдә,  ТР буенча Росреестр Идарәсеннән кала, шулай ук Самара, Оренбург, Киров өлкәләре һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре дә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International