Кичә видеоэлемтә ярдәмендә Мордовия Республикасы җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрелде.
Очрашуның төп бурычы булып торак пункт чикләрен билгеләү һәм шәһәр төзелеше документларын хәзерләү кысаларында хезмәттәшлек итү билгеләнде. Катнашучылар “ТР ПБФ” белгечләренең Мордовиягә барып, эшләрнең агымдагы торышына анализ ясап, алга таба тәҗрибә белән уртаклашу турында килеште.